Балтач районында балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелә

2025 елның 16 мае, җомга

Район башлыгы Рамил Нотфуллин инициативасы белән Балтач районында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан һәр яңа туган бала өчен 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Акчалар муниципаль бюджеттан бирелә.

Түләүне алуның төп шартларының берсе – ата-ананың берсе һәм бала үзе Балтач районында теркәлергә тиеш. Шулай ук тууның да Балтач районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бүлегендә теркәлүе мөһим.

Яңа ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында кертелә һәм районда демографик күрсәткечләрне арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International