ХVI халыкара икътисади «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында «Пенсия һәм социаль иминиятләштерү: законнарны камилләштерү» дигән эксперт сессиясе узды. Чара барышында халыкны социаль яклауны һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төп әһәмияткә ия булган актуаль мәсьәләләр каралды.
«Экспертлар игътибары үзәгендә ике төп мәсьәлә: пенсия һәм социаль иминият өлкәсендә законнар базасын камилләштерү, шулай ук гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру һәм гамәлгә ашыру механизмнары», – дип билгеләп үтте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Аның сүзләренчә, социаль тәэмин итү системалары уртак тарихи тамырларга ия булган, әмма төрле үсеш юллары буенча барган БДБ илләре вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу аеруча кыйммәтле булды.