«Кояшлы» тернәкләндерү үзәге грант иясе булды

2025 елның 16 мае, җомга

Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантына ия булды.

Финанс ярдәме алган «Гаилә остаханәсе» проекты уртак киңлек булдыруга юнәлдерелгән, анда гаиләләр заманча технологияләрне дә, традицион һөнәрчелек техникасын да кулланып, бергәләп үзләренең иҗади күнекмәләрен үстерә алачак. Катнашучылар төрле техникаларны үзләштерәчәкләр.

Гаилә остаханәсендә дәресләр һәм мастер-класслар атнага ике тапкыр үткәреләчәк. Һәр өч ай саен хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтәчәкләр.

Проект 18 ай дәвамында гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International