Ислам илләренең яшь пешекчеләренең халыкара турниры дәвам итә, ә аның белән бергә – «Балалар шефлар белән әзерли» мастер-классы да. Бүген Казан шәһәренең «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һәм Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр традицион татар камыр ризыгы – өчпочмакпешерделәр. Аларга шеф-поварлар һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булышты.
Иртәгә чәк-чәк ясау буенча да мастер-класс узачак.
Мондый чаралар – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен кулинария дөньясына чуму һәм бу сәнгатьнең нечкәлекләре белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек.