17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә чара үткәрелде.
Чарада яшүсмерләр белән психологик эш өчен «Читләр арасында үзеңнеке» өстәл уены кулланылды, анда капма-каршы җенес, яшьтәшләр, ата-аналар белән аралашу, үз-үзеңне сурәтләү кебек сораулар күтәрелә. Уен вакытында катнашучылар бер-берсе белән аралашалар, үз фикерләрен, теләкләрен, хисләрен әйтергә өйрәнәләр, бу ышаныч телефоны белгеченә мөрәҗәгать иткән очракта конструктив хезмәттәшлекне оештыруда мөһим.