Карау мәктәбе – «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә кертелә торган озак вакытлы карау системасының социаль сервисларының берсе. Технология һәркемгә якыннарын һәм социаль хезмәтләр алучыларны дөрес карарга өйрәнергә, техник тернәкләндерү чараларын кулланырга, каты авырган кешеләрне карау буенча практик күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә.
Зәй муниципаль районында Карау мәктәбе «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында эшли.
Барлык дәресләр дә аңлаешлы формада уза, теоретик материалны, практик күнегүләрне һәм интерактив биремнәрне үз эченә ала. Дәресләрне махсус белем алган һәм сертификатлы укытучылар, сәламәтлек саклау белгечләре, психологлар үткәрә. Практикумнарны оештыру өчен махсус кабинет бар, анда тернәкләндерү чаралары, төп һәм ярдәмче җиһазлар җыелган.
2025 ел башыннан «Шатлык» үзәгендә 39 дәрес үткәрелгән. Бу чорда аз хәрәкәтләнүче туганнарын караучы 24 кеше, шулай ук учреждениенең 40 хезмәткәре укыган.