Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат сөючеләр түгәрәге кабат эшли башлады. Аның белән яшүсмерләр-яшьләр клубы тренеры Александр Марахтанов җитәкчелек итә.
Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең штат психологы көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары белән үз-үзеңне конфликтлы тотышны кисәтү буенча дәрес үткәрде.
Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы, шулай ук Автошәһәр тарихын өйрәнү кысаларында Яр Чаллы шәһәре тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен мәгълүмати-танып белү программасы әзерләгәннәр иде. Аңа танып белү интерактив уеннары, музыкаль ребуслар, шәһәрнең тарихи фотографияләрен күрсәтү, тарихи гирлянда ясау керде.
Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары Холокост тарихы белән таныштылар, концентрацион лагерьларның фашистларның иң куркыныч эшләренең берсе булуын белделәр.
«Нур» яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балалар ышаныч телефонын популярлаштыру буенча чара үткәрделәр. Очрашуда балигъ булмаган балалар катнашты.
Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары 12 нче мәктәпнең яшь юл инспекторлары белән бергә уртак акция үткәрделәр. Чара дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ җитәкчелегендә оештырылды.
Махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен шәмнәр әзерләүдә Нурлат районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең барлык хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 33 837 берәмлекне тәшкил итте.
17 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балалар уйлап табулары көненә багышланган чара узды.
17 гыйнвар көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алия Сафина 2025 ел символын ясау дәресе үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменә килүчеләр катнашты.