Печище мәдәният йортында, 3 нче социаль участокта өенә ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды. Очрашуда мәктәп укучылары, шул исәптән социаль хезмәтләр алучылар да катнашты.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль хезмәт алучылар белән «Минем гаиләмдә хис-кичерешләр» темасына дәрес үткәрде.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Төп миссиясе хатын-кызларның рухи-әхлакый, мәгариф һәм мәдәни үсеше булган «Хатын-кыз – милләт байлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы «Хатын-кыз – милләт байлыгы 2024–2025» II Халыкара форумын үткәрә.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Әлфинә Фәхриева «Ата-аналар җинаятьчелексез, көчләүсез һәм наркотикларсыз дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге ярдәмендә балигъ булмаган балалар белән танып белү сәгате үткәрде. Чара Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кечкенә пациентларга ярдәм итүнең яңа һәм нәтиҗәле ысуллары актив кулланыла, шуларның берсе – глюкофон белән эшләү.
Бүген социаль-көнкүреш җайлашу программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору бүлекчәсе хезмәтләрен алучылар өчен аш-су мастер-классы уздырдылар.
Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы 2024 елга йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алышты. Чара Лениногорск шәһәренең Мәгариф йортында узды.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ат абзарында булдылар.
22 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спорт марафоны» дип аталган физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды.