ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

"Бәхетле кешеләр - бәхетле дөнья" халыкара белем бирү фестивале кысаларында Төмәндә иҗади эшләр күргәзмәсе узды. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидларн интернат-йортында яшәүчеләрнең  модульле оригами техникасында иҗат ителгән  "Бәхет тынлыкны ярата" картинасы Гран-прига ия булды.

9 нчы апрель көнне Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты. Инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.

Җәмгыятьнең бүгенге үсеш этабында кичекмәстән хәл ителергә тиешле өстенлекле бурычларның берсе – хезмәт базарында һәм белем бирү өлкәсендә үзен кирәкле итеп тоярлык, перспективалы һәм көндәшлеккә сәләтле булырлык яшьләргә һөнәр сайлау һәм карьера үсеше пространствосында үзен табарга булышу.

9 апрель көнне Балык Бистәсе районы "Доверие-Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Инклюзив белем: проблемалар һәм чишелеш юллары" дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең кече төркем балалары Космонавтика көнен билгеләп үттеләр.

 

Чирмешән районы "Мәрхәмәтле йөрәк" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып даими рәвештә рейд ясый.

"Үз-үзеңә психолог" программасы уңаеннан Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Максатчан булыга өйрәнү" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

2019 елның 9 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 828 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 113 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 370 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.

1945 елның 9 апрелендә маршал Василевский гаскәрләре штурм белән Көнчыгыш Пруссия башкаласы Кенигсбергны ала. Хәзерге көндә ул Калининград шәһәре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International