Чирмешәндә ялгыз картларны барлыйлар

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Чирмешән районы "Мәрхәмәтле йөрәк" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә барып даими рәвештә рейд ясый.

Районда барлыгы 832 ялгыз һәм ялгыз яшәүче кеше бар. Бүгенге көндә белгечләр 212 кешене тикшерде. Мондый чаралар уздыруның максаты өлкән яшьтәге  мохтаҗ гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү, картлар һәм инвалидлар йортына урнаштыру.

Шулай ук рейд барышында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелә, белешмәлекләр таратыла, белгечләр үз карамагындагыларга мошенниклардан саклану ысуллары турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International