Алабуга пенсионерларының картинасы халыкара фестивальдә Гран-при алды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"Бәхетле кешеләр - бәхетле дөнья" халыкара белем бирү фестивале кысаларында Төмәндә иҗади эшләр күргәзмәсе узды. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидларн интернат-йортында яшәүчеләрнең  модульле оригами техникасында иҗат ителгән  "Бәхет тынлыкны ярата" картинасы Гран-прига ия булды.

Картина - Анатолий Пименов, Валерия Камилова, Владимир Яшин, Николай Симонов, Валерий Ерашов һәм Александр Ткачевның коллектив эше. Күргәзмәдә эшне хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлова тәкъдим итте.

Көн саен ай дәвамында әлеге шедеврны булдыру өчен фидакарь хезмәт куелды.  20 000 кечкенә модульне урнаштыру өчен интернат-йорттагылар зур түземлек һәм сабырлык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International