9 нчы апрель көнне Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты. Инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 14 укучыга мәшгульлек үзәге эшчәнлеге, һөнәри юл сайлау ысуллары, сәламәтлек торышын исәпкә алып белем алуның мөһимлеге турында сөйләде. Очрашу барышында балалар табышмаклар чиште, һөнәрләр турында видеофильмнар карады, алып баручының сорауларына җавап бирде. Соңыннан барлык катнашучыларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.
Шушы көннәрдә Әгерҗе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтте. Алар "Наз" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булды.
"БИНК" социаль-эшлекле клубы психологы Алсу Вылегжанина белән бергә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре балаларга һөнәри белем бирү һәм һөнәри эшчәнлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында сөйләделәр.