1945 елның 9 апрелендә маршал Василевский гаскәрләре штурм белән Көнчыгыш Пруссия башкаласы Кенигсбергны ала. Хәзерге көндә ул Калининград шәһәре.
Теләнче Тамак урта мәктәбе базасында Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова әлеге истәлекле дата уңаеннан чара үткәрде.
Чара ватан тарихына игътибар җәлеп итүгә, шәхес буларак яшүсмерләрнең әхлакый яктан формалашуына, Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында рус халкының геройлыгын өйрәнү аша әхлакый идеал формалаштыруга һәм патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары булып балигъ булмаганнарның патриотик сыйфатларын формалаштыру. Проектта 19 балигъ булмаган бала катнашты.
Шөгыль башында балигъ булмаганнарга “Кенигсберг ныгытмасын алу” презентациясе тәкъдим ителде, “Кенигсберг ныгытмасын штурмлау” видеоролигы күрсәтелде һәм каралган ролик буенча әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында “Сак булыгыз, терроризм!” белешмәлекләре таратылды.