"Шәфкать" үзәге психологы балаларны максатчан булырга өйрәтә

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"Үз-үзеңә психолог" программасы уңаеннан Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Максатчан булырга өйрәнү" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Чара тормыш максатлары күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Әлеге дәрестә төрле категория гаиләләрдән 14 балигъ булмаган бала катнашты.

Шөгыль вакытында балалар бер минут эчендә үз максатлары турында бәян итте, сораштыру барышында үз максатларын формалаштыра алулары ачыкланды.

Психолог яшүсмерләргә тормышта үз максатларын аңларга ярдәм итте һәм аларны тормышка ашыру юлларын күрсәтте. Төркемле дәрес ахырында рефлексия һәм фикер алышу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International