Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 370 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яр Чаллыда эшсезләр саны кимегән, андагы мәшгульлек үзәгендә 2019 елның 9 апреленә 1 155 эшсез исәпләнә.
Бу атнада Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Кама, Чистай һәм Менделеевскта эшсез гражданнар саны бераз арткан. Әлеге моношәһәрләрдә рәсми рәвештә теркәлгән 419, 499, 1 081, 361 һәм 57 эшсез гражданнар исәпләнә.