9 апрель көнне Балык Бистәсе районы "Доверие-Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Инклюзив белем: проблемалар һәм чишелеш юллары" дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.
Чарада физик мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре, Балык Бистәсе районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл, социаль яклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр һәм спорт вәкилләре, "Авыл офыклары" газетасы редакциясе катнашты.
Физик мөмкинлекләре чикле балаларның белем алу шартлары буенча фикер алыштылар.