Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең кече төркем балалары Космонавтика көнен билгеләп үттеләр.
Балалар “Профессор Почемучкин” дигән мавыктыргыч мультфильм тамаша кылды. Космос һәм планеталар турында энциклопедияләрен карадылар. Тәрбияче балаларга беренче космонавт – Юрий Гагарин турында сөйләде. Ракетаның, спутник, космодром, скафандр, телескоп нәрсә икәнен аңлатты. Дәрес ахырында балалар төрле материалдан космик ракеталар ясады. Тәрбияче әзер детальләрне ничек дөрес җыярга һәм аларны яхшылап ябыштырырга кирәклеген күрсәтте. Балалар бик тырышты.
Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларга Космос турында башлангыч күзаллау бирә, танып-белү кызыксыну, ишетү игътибары, хәрәкәтләрне координацияләү һәм кулларның вак моторикасын үстерә.