2019 елның 9 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 828 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 113 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 39 757 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 446 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 662 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 621 е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 44 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.