Җәмгыятьнең бүгенге үсеш этабында кичекмәстән хәл ителергә тиешле өстенлекле бурычларның берсе – хезмәт базарында һәм белем бирү өлкәсендә үзен кирәкле итеп тоярлык, перспективалы һәм көндәшлеккә сәләтле булырлык яшьләргә һөнәр сайлау һәм карьера үсеше пространствосында үзен табарга булышу.
Эшче һөнәрләр елы кысаларында үткәрелгән “Карьера навигаторы” дигән темага һөнәри юнәлеш марафонының максаты мәктәп тәмамлаучы яшьләрне һөнәри белем бирә торган уку йортлары белән таныштыру иде.
“Карьера навигаторы” акциясенең йомгаклау чарасы 5 апрельдә Бөгелмә аграр көллияте базасында узды. Март-апрель айларында Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте һәм “өгелмә һөнәри-педагогик көллият базаларында узган чараларда мәктәп укучылары әлеге уку йортларында белем алучылар, укытучылар белән аралашты, сөйләшүләр вакытында белгечлекләр һәм укыту программалары турында мәгълүмат алдылар, көллият һәм техникум вәкилләренә укырга керү, уку шартлары турында сораулар бирделәр.
Моннан тыш, укучыларга һөнәри тест узу, киләчәктә нинди һөнәр сайлау яхшырак булуы турында психолог консультациясе алу мөмкинлеге бирелде.
Марафонда барлыгы 1 891 кеше катнашты.