ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

15 нче апрельдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту мәсьәләсе буенча оешмалар белән эшлекле киңәшмә үткәрде.

17 апрельдә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә куңелле спорт чарасы уздырылды.

Кешеләр рухи ориентирларны югалтканда, дин ярдәмгә килә. Авыр вакытларда кешеләр күбрәк дингә тартыла.

2019 елның 16 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 926 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 98 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,64 % тәшкил итә.

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында һөнәри юнәлеш буенча эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр елы уңаеннан биредә чираттагы чара  үткәрелде.

Яссытабантерапия сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, чыныктыру, профилактикалау һәм коррекцияләү буенча гадәти булмаган алымнарның берсе булып санала. Бөгелмәнең"Яңарыш" реабилитация үзәге белгечләре бу ысулны балалар белән эшләүдә актив куллана.

17 апрелендә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  язгы  "Игелек атнасы" кысаларында квест узды.

Питрәч районы “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балалар шәһәрчеге территориясендә төрле категория гаилә балалары өчен "Күңелле стартлар" үткәрделәр.


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Якын кешеләр” клубы эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Тискәре йогынтыдан кулчатыр” дигән темага чираттагы дәресе үткәрде.

16нчы апрель көнне «Язгы игелек атнасы" уңаеннан Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә тәрбиячеләр Г. Гыйләҗетдинова һәм Н. Савайтан "РостРесурс" инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе волонтерлары белән берлектә "Күңелле спортландия"  спорт чарасы үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International