15-16 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Бинк” өстәмә һөнәри белем бирүче эшлекле социаль клубының белгече Любовь Маслова Мамадыш районының мәшгульлек үзәгендә эш эзләүчеләр өчен социаль адаптация дәресе уздырды.
16 апрельдән Алабугада "Россиядә эшлә!" программасы уңаеннан "Турникетларсыз атна" бөтенроссия акциясе башланды.
Алабуга районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Дөнья халыклары бердәмлеге ” дигән әңгәмә үткәрде.
15 апрельдә "Өлкән буын вәкилләре өчен социаль туризм" технологиясе буенча Питрәч "Кайгырту" комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Г.Галиәхмәтова музейның фәнни хезмәткәре Л.Шәйхетдинова белән берлектә пенсионерлар өчен П.М.Гаврилов исемендәге музейга “Курск дугасы-корыч эрерлек сугыш” фильмын карау өчен сәяхәт оештырды.
Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Наталья Матвеева халыкның мәшгульлеге өлкәсенә караган юнәлештә юридик характердагы консультация үткәрде.
16 апрельдә Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Крым-Сарай авылы янгынга каршы аерым пост вәкилләре белән берлектә янгын очрагында кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынга каршы су белән тәэмин итү чараларын тикшерү буенча планлы күнекмә узды.
Әлмәт муниципаль районының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр очрагында эвакуация буенча күнегүләр узды.
Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчаның машина йөртүчеләр мәктәбендә ДОСААФ та экскурсиягә бардылар.
15 апрельдә Питрәч районы эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы И. Храмова районындагы "Шатлык" социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән "Яшьләр арасында экстремизм" дигән дәрес үткәрде.
16 апрель көнне Апас районы "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналар өчен чара узды.