17 апрельдә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә куңелле спорт чарасы уздырылды.
Чарада балалар һәм әти-әниләр катнашты. Уеннарда үзара көч сынаштылар: таяк тарту, кыенлыклар аша узу, туп ату. Ә сынаулардан соң балалар "Балыкчы" уенын уйнадылар. Уен балаларга бик ошады һәм аларның күңелләре күтәрелде.
Мондый чаралар баларларда спортка карата ярату хисен тәрбияли, узеңнең сәламәтлегеңне ныгытырга өйрәтә.