Түбән Кама хатын-кызлары өчен психологик дәресләр үткәрелде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Якын кешеләр” клубы эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Тискәре йогынтыдан кулчатыр” дигән темага чираттагы дәресе үткәрде.

Максаты: катнашучыларның психоэмоциональ торышын тигезләү.

“Алмаз”, “Диңгез” дип аталган релаксация күнегүләрен психолог катнашучыларга талгын көй астында үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр катнашучыларга тынычланырга, сулышларын тигезләргә мөмкинлек бирде. Аннан соң катнашучылар “Мозартика” методикасының “Дөнья образы - томаннар" уенында катнашты, ул аларның эмоциональ халәтен, шул исәптән стресс дәрәҗәсен билгеләргә, эчке каршылыклар, шәхси проблеманы ачыкларга, уйнаучыларга үзара мөнәсәбәтләре турында күзаллау алырга мөмкинлек бирде.

Соңгы күнегүләр хатын-кызларга “барысын да үз урынына урнаштырырга” һәм “тисәре” тамгада булган вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен үзгәртеп янәдән үз-үзеңә ышануны кайтарырга ярдәм итүен таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International