“Астра” тернәкләндерү үзәгендә  язгы квест узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрелендә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  язгы  "Игелек атнасы" кысаларында квест узды.

Тәрбиячеләр һәм “Игелек планетасы” җәмәгать оешмасы белгечләре квестны  12 апрель көнненә  багышлады.  Чара балалар  ракета өлешләрен җыюдан башланды. Алар станцияләрдә йөрергә тиеш, соңгы станциядә ракетаның бөтен өлешләрен җыеп бетереп "космоска" китәргә тиеш иделәр. Аннары космос турында документаль фильм карап үттеләр. Балаларга бигрәк тә ”Метеоритны тотып ал” дигән һөнәр ошады.

Соңрак чараны КФУның Алабуга институты укытучылары һәм студентлары үткәрде. Алар фехтование буенча мастер-класс әзерләгәннәр иде. Балалар аларның костюмнарын киеп карады һәм үзләрен дә бу спорт төрендә сынадылар. Чара ахырында балаларга баллы күчтәнәчләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International