Питрәчтә "Күңелле стартлар" узды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Питрәч районы “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балалар шәһәрчеге территориясендә төрле категория гаилә балалары өчен "Күңелле стартлар" үткәрделәр.

Стартка 2 команда чыкты: "Радуга" (кызлар командасы), "Пацаны" (малайлар командасы). "Күңелле стартлар" команда капитаннары билгеләүдән һәм исем сайлаудан башланды. Барысы да финишка беренче килү өчен тырышты. Катнашучылар үзләренең җитезлеген, төгәллеген, көчен, тизлеген, зирәклеген һәм оешканлыгын күрсәтте. Мәйданда көлке, тавыш һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Жюри ярышларга нәтиҗә ясады һәм ике команда да бер төрле балл җыйды – "дуслык" җиңде! Балалар “Альпари “  хәйрия фондыннан бүләкләр алды. Бу көнне балалар үзләренә дәрт һәм күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International