Кешеләр рухи ориентирларны югалтканда, дин ярдәмгә килә. Авыр вакытларда кешеләр күбрәк дингә тартыла.
Атна саен Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен дини чаралар уза: "Православие сәгате" һәм "Ислам дәресләре".
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга тискәре эмоцияләрне җиңү өчен дин вәкилләре ярдәмгә килә, алар белән әңгәмәләр оештырыла. Моннан тыш, социаль хезмәт алучылар храмнарга йөри, изге урыннар буенча экскурсияләр оештыралар, дини йолалар тормышка ашырыла. Рухи тернәкләндерү эше нәтиҗәсендә яшәүчеләр бердәмлеккә, килешүләргә, игелеккә, әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара аңлашуга, шифага һәм иманга кайталар.