Яр Чаллы балалары космос турында белемнәрен арттыра

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

16нчы апрель көнне «Язгы игелек атнасы" уңаеннан Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә тәрбиячеләр Г.Гыйләҗетдинова һәм Н.Савайтан "РостРесурс" инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе волонтерлары белән берлектә "Күңелле спортландия"  спорт чарасы үткәрделәр.

Кызлар һәм малайлар оешма вәкилләре белән бергә яшь "космонавтларга" әйләнделәр, космик кораб төзеп, космик сәяхәткә киттеләр. Каршылыкларны җиңеп, балалар космик спорт мәйданчыгына килеп чыкты, анда Убырлы карчык белән космик каршылыкларны узуда ярыштылар. Барысы да финишка беренче килергә тырышты. Залда көлке, тавыш һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International