Бөгелмәнең социаль "Ялкын" балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән эшләүдә эксперименталь эшчәнлек еш кулланыла.
16 апрель көнне Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та физик мөмкинлекләре чикле социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен өстәл уеннары һәм спортның адаптив төрләре буенча республика күләм мастер-класс узды.
ТАССР оешуның 100-еллыгына багышланган план нигезендә, Кукмарадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен район тормышына зур өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар уздырыла.
Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләр өчен чара узды.
16 апрельдән Татарстанда "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе бара.
17 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында олы бәйрәм узды. Интернатта яшәүче Кондратьева Аграфина узенең олы юбилеен – 90 яшен каршылады.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова фикерләүне үстерү буенча "Фикерли белсәм, димәк мин яшим" дигән чара үткәрде.
Баулы районының " Каен" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә берничә иҗади чара узды.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 381 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 20 кешегә күбрәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 10 апреленнән 12 маена кадәр Министрлыкта социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүе турында хәбәр итә.