Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% ны тәшкил итә

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

2019 елның 16 апреленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 926 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 98 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,64 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 39 848  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 384 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 799 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 748 е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 73 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International