Арчаның "Өмет чаткысы" үзәгендә һөнәр сайларга өйрәтәләр

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр арасында һөнәри юнәлеш буенча эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Эшче һөнәрләр елы уңаеннан биредә чираттагы чара  үткәрелде.

Әңгәмә барышында балалар төрле һөнәрләр белән танышты, аларның әһәмияте һәм кирәклеге турында күпкырлы мәгълүмат алды. Аннары һөнәрләр турында мавыктыргыч видеофильм карадылар. Һәр бала киләчәктә үзенең кем булырга теләве хакында уртаклашты. Чара ахырында, алган белемнәрне ныгыту өчен тәрбияләнүчеләргә төрле һөнәр ияләре ясалган рәсем буярга тәкъдим иттеләр: табиб, полиция хезмәткәре, хат ташучы, төзүче һ.б.

Тәрбиячеләр әйтүенчә, мондый чаралар балаларда төрле һөнәрләргә кызыксыну тәрбияләүдә, хезмәт итү теләге уятуда, дөньяны танып-белүләрен  киңәйтүдә һәм киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International