Сугыш каһарманнарын искә алабыз

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

6 майда Арчаның  "Мәрхәмәтлек үзәге"ндә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган яшүсмерләр турында "41-нче елның көзе" дигән нәфис фильм күрсәтелде.

Әлеге чарага гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль ярдәм алучы 10 яшүсмер чакырылган иде.

Соңыннан фильм турында фикер алышу да оештырылды. Фильм балаларга ошады. Фикер алышу актив формада узды. Яшүсмерләр үзләрен төп геройлар урынына куярга тырышып карады һәм мондый батырлыкны үзләре башкарып чыга алырлармы дип уйлады. Сугыш ветераннары һәм балалары турында хөрмәт белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International