Түбән Камада Җиңү көненә түштамга ясау буенча мастер-класс узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен канзаши техникасында Георгий тасмасын бизәү буенча мастер-класс үткәрде.

Георгий тасмасы – ул бизәк кенә түгел, ә халыкның Бөек Җиңүе турында якты истәлеге, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт белдерү билгесе дә булып тора.

Инструктор җитәкчелегендә катнашучылар үзләренең уникаль эшләнмәләрен уйлап таба һәм үти алды. Түштамгалар матур итеп бизәлде, һәрбер кешенеке уникаль эшләнде.

Урамда Георгий тасмасы таккан кеше, аның Бөек ватан сугышы турындагы онытмаганлыгын күрсәтә һәм әлеге тасма аша аның сугыш турында булган  бөтен мәгълүматны йөрәге аша үтүен һәм әлеге хәтерне киләчәк буыннарга тапшырачагын аңлыйсың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International