Бөек Ватан сугышы тарихы барланды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

"Социаль туризм" технологиясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Казан шәһәренең Җиңү  паркына сәфәр оештырылды. 

Интернат-йортта яшәүчеләр парк территориясендә 1418 агач һәм куак утыртылуы турында һәм башка кызыклы мәгълъматлар турында белделәр. Мәрмәр такталарында сугышта һәлак булган казанлыларның исемнәре белән таныштылар. Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. "Җиңү"нең 42 метрлы стеласына карап сокландылар. Паркта ачык һавада хәрби техника музее эшли. Анда Казан заводларында хәрби вакытта төзелгән бомбардировщиклар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга бик көчле тәэсир калдырды. Сәфәр ахырында интернат-йорт карамагындагылар кыргый үрдәкләрне күзәтте. Аларны ипи белән сыйладылар. Бөек Ватан сугышы тарихы белән танышу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International