"Өмет"тәгеләр К.Тинчурин исемендәге театр тамашасын карады

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан районнарының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен “Без хәтерлибез!” дигән хәйрия акциясе үткәрде.

Әлеге акция кысаларында, 7 майда Биектау муниципаль районындагы "Өмет "халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре  Исламия Мәхмүтованың "Син минем бердәнбер" мелодрамасын тамаша кылды. 

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International