Юхмачы гомум белем бирү мәктәбенең "Мәрхәмәтле йөрәк" отряды волонтерлары Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта "Ветеранны котла" акциясе үткәрде.
Хәзерге вакытта учреждениядә 5 ветеран яши. Алар барысыда тылда эшләгән, үз хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтканнар.
Волонтерлар ветераннарны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.