"Изгелек"тә бәйрәм тантанасы

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алдыннан психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен Җиңү көненә багышланган арт-терапия чарасы үткәрелде.

Чараның максаты: сугыш батырларына карата горурлык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерү, яхшы мөнәсәбәттә булу, хәтерне саклау һәм шәхси ресурсларны активлаштыру.

Россия һәм элеккеге союз илләре өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - ул Җиңү көне. Социаль статусына да карамастан, аны барлык кеше бәйрәм итә.

Социаль хезмәт алучылар Җиңү көненә багышлап, рәсем ясады. Иҗади эш әтиләренең, бабаларының, туганнарының һәм якыннарының хатирәләрен искә алып башкарылды. Катнашучылар сугыш дәһшәтләре кичергән якыннарының гаилә тарихлары белән уртаклашты.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар горурлык хисе белән тыныч күк йөзендә яшәгән өчен солдатларга рәхмәтләрен белдерде.

Чара ахырында социаль хезмәт алучылар сугыш батырларына тыныч күк йөзе бүләк иткән, ә белгечкә күңел күтәренкелеге тудырган өчен рәхмәт белдерделәр.

Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International