9 майда Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 74 еллыгы билгеләп үтелде. Шушы бәйрәм уңаеннан Буаның "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы К.Князев медицина училищесының, социаль белем бирү академиясенең һәм ветеринария техникумының волонтер отрядлары белән берлектә сугышта һәлак булучыларның истәлеген яңартты.
9 май көнне Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары булып узды.
Бөек Ватан сугышында җиңү көне – hәркемгә кагыла торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм күп милләтле Россия халкын берләштерә. Яр Чаллы шәһәре округындагы “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге истәлекле датага аерым игътибар итте. Ветераннар өчен мөhим булган акцияләр hәм чаралар әзерләде, сугыш ветераннарына рәхмәт белдерде.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр җырлар авторы һәм башкаручы Евгений Скрябин белән очрашты.
13 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Балыклар” темасына багышланган мастер- класс узды.
9 май көнне бөтен ил Бөек Җиңү көнен билгеләп үтте. Шушы бөек бәйрәм алдыннан Чистайның "Балкыш" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны К. Аржанцевка барып, аны шушы көн белән котладылар, Георгий тасмасын тапшырдылар.
9 май көнне Яр Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының 92 яшьлек тол хатыны Саимә Гарипова һәм социаль хезмәт алучылар Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Россия 9 майда Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтте. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 74 ел инде ил халкы тыныч тормышта яши.
9 май көнне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Фекла Текенова һәм Зоя Овинкинаны Җиңү көне белән котладылар.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручы предприятиеләр 335 хезмәткәренә 4570,0 мең сумлык бурычларын кайтарды.