Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Җиңү көнен каршыладылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

9 май көнне бөтен ил Бөек Җиңү көнен билгеләп үтте. Шушы бөек бәйрәм алдыннан Чистайның "Балкыш" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны К. Аржанцевка барып, аны шушы көн белән котладылар, Георгий тасмасын тапшырдылар.

8 май көнне Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "МИГ" отряды волонтерлары белән берлектә "Георгий тасмасы" акциясе уздырды. Белгечләр социаль хезмәт алучыларга, шулай ук теләге булганнарга Георгий тасмалары таратты, әлеге традициянең барлыкка килү тарихын һәм тасманы йөртү кагыйдәләрен аңлаттылар.

Ә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта яшәүчеләр учреждение коллективы белән берлектә 9 май көнне "Үлемсез полк" йөрешен каршы алды, аннан соң портретлар белән колоннага кушылдылар һәм шәһәрнең үзәк мәйданына кадәр тантаналы чарага бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International