13 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Балыклар” темасына багышланган мастер- класс узды.
Шөгыльнең максаты балаларга балыклар турында белем бирү, су асты дөньясы белән таныштыру ак биттә сурәтләр ясау торды. Балалар үзләре аппликация ясады. Балыкларның кызыклы дөньясы белән таныштылар.
Шөгыль бик кызыклы һәм күңелле булды. Соңыннан рәсемнәр буенча күргәзмә оештырылды. Чарада 13 кеше катнашты.