Республиканың ике авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакы буенча 4,5 млн сумнан артык бурыч түләде

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Кама Тамагы муниципаль районының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручы предприятиеләр 335 хезмәткәренә 4570,0 мең сумлык бурычларын кайтарды:

- "Нармонка"агрофирмасы" ҖЧҖ 2 нче филиалы 120 хезмәткәренә 2070,0 мең сум түләнде;

- "Бортасы" агрофирмасы " ҖЧҖ  үзенең 215 хезмәткәргә 2500,0 мең сум әҗәтен каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International