9 май көнне Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары булып узды.
Тантаналы шартларда ветераннарга Россия Федерациясе Президенты В.Путин исеменнән котлау хатларын директор Евгений Васяйчев тапшырды. Шулай ук тантана сәбәпчеләренә азык-төлек пакетлары өләштеләр. Аннан соң интернат-йортта яшәүчеләр, ветераннар һәм учреждение хезмәткәрләре "Үлемсез полк" акциясендә һәм митингта катнаштылар.
Соңыннан Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Р.Сәлахов ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм күчтәнәчләр тапшырды.