ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2019 ел
сишәмбе

14 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Самовар” дигән чара узды.

 

Лениногорскның мәшгульлек үзәге белгечләре "РУМ" укыту үзәге психологлары белән берлектә Зеленая Рощадагы  М.Горький исемендәге мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.

14 майда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Республика наркология диспансеры филиалы пациентлары белән очрашу оештырды.

Халыкара гаилә көне алдыннан Буа халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Чүпрәле районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре белән берлектә "Күңелле стартлар" спорт чарасы уздырды.

Бүген Чүпрәле районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Буа районының профилактика субъектлары катнашында күчмә социаль-тернәкләндерү консилиумы булып узды. Чараны "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.

ВИЧ-инфекциясе ХХI гасыр афәтләреннән санала. Кешелек дөньясын юкка чыгаруга сәләте булган чир белән авыручылар саны артканнан-арта бар.

Яр Чаллы  "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында Халыкара гаилә көненә багышланган мастер-класс  үткәрде.

Гаилә җәмгыятьнең төп элементы буларак, кешелек кыйммәтләрен, мәдәният һәм буыннар арасында тарихи бәйләнешне саклаучы, тотрыклылык һәм үсеш факторы булып кала. Гаилә нәтиҗәсендә дәүләт ныгый һәм үсә, халыкның байлыгы арта.

Һәр кеше үз ишегалдын чиста, матур, күркәм күрергә тели. Уңайлы, үзенчәлекле ишегалдында балаларга да уйнарга күңелле булачак. Әгерҗенең “Наз” приютында әлеге уңайдан тырышлык күрсәтелә.

Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары уңаеннан 9 майда Түбән Кама шәһәрендә "кыр кухнясы" урнаштыру өчен махсус мәйданчык оештырылды. Анда сугыш һәм аннан соңгы еллардагы концерт программасы белән чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International