Буа волонтерлары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

9 майда Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 74 еллыгы билгеләп үтелде. Шушы бәйрәм уңаеннан Буаның "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы К.Князев медицина училищесының, социаль белем бирү академиясенең һәм ветеринария техникумының волонтер отрядлары белән берлектә сугышта һәлак булучыларның истәлеген яңартты.

Волонтерлар шәһәрнең үзәк мәйданында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

"Һәр кешенең бурычы - бу көн турында хәтерне саклап калу. Бөек Ватан сугышында катнашканнарның сафы елдан-ел сирәгәя. Әмма аларны бүгенге буын һәрвакыт истә яңартып торырга тиеш", - дип саный оештыручылар һәм тантаналы чараларда катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International