Тәтеш интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре котлаулар кабул итә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

9 май көнне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Фекла Текенова һәм Зоя Овинкинаны Җиңү көне белән котладылар.

Өлкәннәр адресына ихлас котлау сүзләре яңгырады.Тыл хезмәтчәннәренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук бу истәлекле көнне Олы Шәмәк урта мәктәбенең "Лидер"  отряды волонтерлары интернат-йортның социаль хезмәт алучылар арасында "Җылы хат" акциясе үткәрделәр, аның барышында 18 котлау открыткасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International