"Ласка" приютында “Ул  елларның даны тынмас” акциясенә йомгак ясалды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Россия 9 майда Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтте. Бу Җиңү зур корбаннар  аша килде һәм менә 74 ел инде ил халкы тыныч тормышта яши.

8 -12 нче май көннәрендә  Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында  “Ул  елларның даны тынмас” исемле акция игълан ителде. Бу акциядә  мәктәп яшендәге 19 бала һәм яшүсмерләр һәр көнне бик күп төрле чараларда катнашты. Балалар интернет челтәреннән  бик күп төрле мәгълүматлар, яңалыклар эзләп табып, совет солдатларының көрәшләре, батырлыклары, җиңүләре, сабырлыклары һәм горурлыклары турында радио челтәре аша таныштырып торды.

Алар батыр һәм горур солдатлар турында шигырьләр укыды һәм яттан да сөйләделәр. Бу чараларда Советлар Союзы герое, күренекле шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” җыентыгыннан “Кызыл ромашка”, “Вәхшилек”  исемле үлемсез шигырьләрен рус һәм татар телләрендә укыдылар һәм яттан да сөйләделәр. Акция вакытында герой шагыйрь Муса Җәлилгә һәм Бөек Җиңүгә багышлап күргәзмәдә оештырылды. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 74 ел буена да,100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек. Чара ахырында сугыш кырларында ятып калган иң якын кешеләрне 1 минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International