ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

13 майда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тәрбияче Р.Шишкина  тарафыннан ачык һавада “Хезмәт терапиясе” технологиясе кысаларында шөгыль уздырылды.

Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлмәт балалар йортында компьютер тесты оештырды.

Татарстанда беренче бала тапкан 631 яшь ана һәм өченче баласы туган 126 хатын-кыз 2019 елның 8 маена яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "МИГ" отряды волонтерлары һәм "Инклюзив мохит" оешмасы хәйриячесе  Азат Хаҗиев белән берлектә тыл хезмәтчәннәре Скворцова Ольга, Сапожникова Ульяна һәм Буханова Ольганы котладылар.

8 май көнендә Яр Чаллы шәһәре округында "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү  үзәгендә  Җиңү көненә багышланган шигырьләр яңгырады.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

7 май көнне Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Profistyle” волонтёрлар ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган­нар­ны ис­кә алу символы - Георгий  тас­ма­лар­ын та­ра­ттылар. Халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары  хакында сөйләделәр.

 

9 Май бәйрәме  Баулы картлар һәм инвалидлар йортында аеруча тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Бүгенге көндә интернатта Бөек Ватан сугышының алты ветераны - тыл хезмәтчәннәре яши, аларга бу көннәрдә аерым игътибар бирелә.

Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 7 май көнне тәрбияче Г.ГыйләҗетдиноваТАССРның 100 еллыгына багышланган "Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" танып-белү чарасы үткәрде. Чарада 23 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.

8 майда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты узды.

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре Мобиль офис белән һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге буенча  “Ялкын” приютында булды. Мәктәп яшендәге барлык балалар һөнәри юнәлешләрен ачыклау өчен компьютерда профтестлаштыру узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International