9 май көнне Яр Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының 92 яшьлек тол хатыны Саимә Гарипова һәм социаль хезмәт алучылар Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Чараның максаты: ветераннарга, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү, аларның социаль активлыгы өчен шартлар тудыру һәм тормыш сыйфатын күтәрү иде.
"Ватан-ана" мемориалы янындагы тантаналы митингта ветераннар адресына җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар өчен иң дулкынландыргыч һәм истә калырлык тамаша - кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, студентлар һәм эчке эшләр идарәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре сафка баскан парад булды. Г.Тукай исемендәге яр буе паркында социаль хезмәт алучылар сугыш елларының яраткан, онытылмас җырлары һәм биюләре белән хозурландылар һәм солдат боткасы белән сыйландылар.
Саимә Гарипова һәм социаль хезмәт алучылар шундый матур һәм бай эчтәлекле шәһәр бәйрәм чарасында булуларына бик шат һәм рәхмәтле калды.