20-21 маенда Питрәч районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре белән берлектә Питрәч районы буенча 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче, хуҗалыкларында теркәлгән башка кешеләр булмаган гражданнарны барлый.
Белгечләр аларның өйләренә барып,үзләре төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмаган өлкән кешеләрне ачыклау, янгын чыгу очракларын булдырмау өчен чаралар hәм социаль хезмәт күрсәтү шартларын профилактикалау буенча теркәү үткәрде.
Агымдагы атнада шундый эш Питрәч, Шәле hәм Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә башкарылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.