"Каенкай" үзәге реабилитантларның иҗади эшләре белән бизәлде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Баулы "Каенкай" инвалидлар тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Исхакова Юлия кондуктив терапия кабинетында реабилитация вакытында социаль ярдәм алучылар тарафыннан ясалган иҗади эшләр күргәзмәсе үткәрде.

Дәресләргә актив йөрүчеләргә дипломнар, ә мастер-класс үткәрүчеләргә рәхмәт  хатлары тапшырылды. Тәбрикләүләр арасында матур моңлы җырлар, шигырьләр һәм дәртле биюләр башкарылды.                                   

Чараның максаты ижади активлык һәм хезмәткә эстетик мөнәсәбәт формалаштыру, фантазия һәм ижади мөмкинлекне үстерү.

Чарада 38 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International