"Өмет чаткысы"нда татарның милли орнаменты белән танышалар

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә туган якны өйрәнү максатыннан даими рәвештә тематик дәресләр үткәрелә.

22 май көнне логопед Ганиева Лемара "Татар халык милли савыт-сабалары" исемле сөйләм телен баетуга  нигезләнгэн ачык дәрес үткәрде.

Дәрестә балалар татар халкының  савыт-саба төрләре һәм үзенчәлекләре турында презентация карады. Алар төсләрнең халык символикасы, орнамент һәм аның төрләре турында,  аннары татар халкының милли орнаменты белән танышты, борынгы савытны карап,  аның һәр элементы, төсе нәрсәнең символы икәнлеген белделәр.

Дәрес барышында балалар савыт-саба турында табышмаклар чиште, аннан соң кәсә ясадылар, шуның белән үзләренең рәсемнәрендә татар декоратив-гамәли сәнгатенә мөнәсәбәтен белдерделәр.

Белгеч сүзләренчә, мондый дәресләр сөйләмне үстерүгә, гомуми күзаллауны һәм сүзлек запасын киңәйтүгә ярдәм итә, эстетик караш тәрбияли, татар орнаментының матурлыгын күрә белү сәләтен тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International